0 %

Инструкция на Татарча

Расчет напольного
покрытия
Рассчитайте, сколько ламината потребуется для вашего помещения быстро и просто
Укладка и эксплуатация

Бина эчендәге климат шартлары җәюгә кадәр, җәю вакытында һәм аннан соң түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

  • бинадагы һава температурасы – +18° С;
  • идән өслегенең температурасы – +15° С;
  • һаваның якынча дымлылыгы – 40% - 70%.
    instructions-5
    instructions-5

Җәяргә керешкәнче, ламинатлы идәннәрне, бушатмыйча гына, 48 сәгатькә алар салыначак бүлмәгә кертеп урнаштырыгыз.

instructions-6

Барлык өслекләр дә гомуми техник таләпләргә туры килергә һәм, гамәлдәге нормативларны күздә тотып, җәяр өчен яраклы булырга тиеш. Өслекне идән җәяр алдыннан әзерләгәндә, аерым игътибарны түбәндәге таләпләрнең үтәлешенә юнәлтү сорала:

  • коры булсын, каплау плитәләре өчен дымлылык үткәрү нормасы (авырлыгына туры килердәй дымлылык дәрәҗәсе күрсәтелә) – 4%, цемент-комнан эшләнгән стяжкалар өчен – 5%, нигезе агачтан булган очракта – 7%тан артмаска тиеш.
    instructions-7
  • тигез булсын (идән тигезлегенең авышлык дәрәҗәсе бер метрга 3 ммдан да артмаска тиеш);
    instructions-2
  • каты булсын / күтәреп тору сыйфаты таләп ителә;
  • түшәмә плита өчен дымлылык нормасы (дымлылык авырлыгы күрсәтелгән) – 4 %, цемент-ком стяжкалар өчен - 5%, такта нигез өчен – 7 %тан да артык түгел. Идәнне җәя торган өслек чиста булсын
    instructions-3

Җөйсез идәннәрдән кала, өслек буларак ПВХдан эшләнгән идәннәр, линолеум, резина яисә агач белән капланганнары да хезмәт итә ала.

Бер таләп – алар югарыда искә алынган шартларга җавап бирергә тиешләр.

Текстиль белән капланган өслекләр яраксыз. Чикле күләмдә яраклы дип электр белән җылытылган җылы идәннәр санала.

Ламинат идән каплавычлары су белән җылытылган идәнгә җәелергә мөмкин. Бу очракта су белән җылытылган идәнне эшләп чыгаручы тәкъдим иткән күрсәтмәләр белән танышып чыгарга киңәш ителә.

Электр белән җылытылган җылы идәннәр ламинат идәннәр белән куллануга тулаем яраклы. Бу очракта җылыта торган элементларны җөйсез идәнгә яки бетон катнашмасы катламына беркетеп калдыру сорала, алар элпә электр җылыткычы рәвешендә күренеп ятмасын.

Игътибар! Өслекнең температурасы 28°C тан да артмаска тиеш.

instructions-28c

Элпә электр җылыткычлары нигезендә ясалган җылы идәннәр ламинат идәннәр белән бергә кулланыла ала, әмма моның өчен җитештерүченең өслек температурасы беркайчан да артмавын тәэмин итә торган күрсәтмәсе булырга тиеш. Элпә электр җылыткычы нигезендә ясалган стандарт җылы идәннәр, кайчак температура үзгәрешләренә сизгерлек күрсәтеп, җылылыгын 28°C тан арттырырга мөмкин. Шуңа да аларны җәяр өчен нигез итеп алу киңәш ителми.

  1. Җәя башлар алдыннан идән такталарының бозылган, ватык урыннары юк икәнлеген тикшереп карау кирәк. Ватыклары булса, аларны җәю тыела.
    instructions-13
  2. Ламинат идәннәрне җәяр өчен сезгә рулетка, карандаш, пычкы, диварларның арасындагы үлчәмне саклар өчен терәк, 0,2 ммлы полиэтилен элпә, биеклеге 3 ммдан да артык булмаган тавышларны йота торган эчлек һәм кайбер очракларда җилем кирәк булачак.
    instructions-9
  3. Җөйсез идәннең яисә минераль нигезле идәннең өслеге тулаем су сеңдергеч полиэтилен элпә белән капланырга тиеш. Моннан тыш, тоташтырган урыннарда элпә буйларын 200 ммлы итеп, берберсенә каплау белән урнаштыру сорала. Шулай ук барысының да нигезенә тавышны йота торган эчлек салынып калырга тиеш. Эчлек тоташу урынына җәелә, ягъни каплаусыз гына.
    instructions-10
    instructions-11
    instructions-12
  4. Ламинат идән элементлары һәрчак йөздергеч ысул белән җәелә.
  5. Идән такталарын какшамаслык итеп ни дә булса ярдәмендә (җилем, шөреп, кадаклар) беркетү катгый тыела.
    instructions-8
  6. Идән такталарының ялганыш урыннарындагы авышлык 200 ммдан артмаска тиеш.
    instructions-19
  7. Барлык каты төзелеш өслекләренең дә компенсация аралыгы – 8-10 мм.
    instructions-17
  8. Катлаулы конфигурацияле бүлмәләрнең барлык ишек уемнары, кичү урыннарында, шулай ук озынлыгы 10 метрдан да арткан бүлмәләрдә бусагалар – чикләр кую сорала.
    instructions-25
    instructions-26
  9. Идән такталарын бүлмәгә төшкән кояш нурлары ялганыш урыннарына параллель төшәрдәй итеп җәю яхшы. Бу очракта җөйләр азрак беленәчәк.
  1. Идән такталарына күз йөртеп чыгыгыз, алардагы уемны (А) һәм кикрикне (В) табыгыз.

    instructions-14

    Бүлмәнең ерак сул почмагыннан җәя башлагыз. Идән тактасының кикрикле ике ягы да (В) диварга карап тора торган итеп җәегез. Җәя башлагач, диварлар арасындагы үлчәмне саклый торган терәкне урнаштырыгыз.

    instructions-15
    instructions-17

    Рәтне идән такталарын бер-берсенә аркылы урнаштыра-урнаштыра ялгап җыегыз: беренче һәм аннан соң җәелгән һәрбер идән тактасына яңасын беркетегез, аны инде җәелгән элементның кикрик астындагы уемга почмак ясап кертегез. Шуннан соң идән тактасын ул урнашып җиткәнче акрынлап төшерегез.

    instructions-16
  2. Беренче рәттәге идән тактасының озынлыгын таләп ителгәнчә итеп үлчәгез дә, элементны пычкы белән кисеп алыгыз. Икенче рәтне алдагы рәттән калган идән тактасын җәеп башлагыз, әмма моның өчен тактаның буе 200 ммдан да ким булмаска тиеш. Һәр яңа рәтне әнә шулай алдагы рәттән калган идән тактасыннан башларга киңәш ителә.

    Игътибар! Идән такталарын җәйгәндә һәр алдагысының аркылы ялгану урынын моңа кадәрге рәттәгенекенә караганда 200 ммга авыштырыгыз. Фаска яисә нинди дә булса бизәлеш төшкән (мәсәлән, плитә рәвешендә эшләнгән) өслекләрне җәйгәндә, авышлыкның тигезлеген шуларга карап билгеләү кирәк була.

    instructions-19
  3. Икенче һәм алдагы рәтләрне җыйганда идән такталарын тоташтыруны рәттәгеләрен үзара аркылы ягыннан ялгаудан башлагыз.

    Рәт җыелып беткәч, аны күтәрегез һәм тоташтан буе белән йозакланып җиткәнчегә кадәр яңадан төшерегез.

    instructions-20
    instructions-21
    instructions-22
    instructions-23
  4. Соңгы рәтнең элементларын максималь рәвештә дөрес кисәр өчен кирәк:

    • дивардан 8-10 мм ераклыкта урнашкан идән тактасын кулланыгыз, аңа сызым ясагыз;
    • әлеге рәтне алып, сезнең сызымыгызга туры килгән өлеше буенча артык җирен кисегез;
    • соңгысына кадәрге рәтне яңа идән такталарыннан җәегез;
    • киселгән идән такталарын төгәлләү этабында җәеп бетерегез. (8 нче рәсемне карагыз).

Иҗтимагый һәм коммерция эше алып барылган биналарда идән җәйгәндә әлеге биналарга хас булган уртача дымлылык дәрәҗәсен билгеләү мөһим. Моның өчен элементларны махсус җилем белән ябыштыру ысулы каралган. Җилем өске кикриккә шундый итеп ягыла, элементларны җәйгәндә, аның калдыклары тышкы якка элементның барлык ялганыш җөйләренә чыгып тора. Җилем калдыкларын идән тактасының өслегеннән шунда ук сөртеп алырга да ярый, бераз катып китсә дә зыян юк.

instructions-31
instructions-32
instructions-33

Игътибар! Җилемне якканнан соң, идән такталары арасында ярык калмавын тикшерегез.

Ишек тартмаларын ламинат җәеләчәк идән һәм эчлекләрдән суммар биеклеккә кыскарту сорала. Аннан идәнне идән тактасы ишек тартмасы астына керердәй итеп җәяргә киңәш ителә. Идән өслеге белән дивар яисә башка идән арасындагы компенсация аралыгы турында да онытырга яармый (8-10 мм). Бу урында җәю эшен тәмамлыйсыз икән, әлеге ишек тартмасы урынында инде җәелгән идән тактасының өскә чыгып торган аскы өлешендәге келәне өтерге ярдәмендә юк итәсез. Шуннан идән тактасы тигез ята торган булып урнаша. Бу урындагы ялганышны махсус җилем белән дә ныгыту сорала.

Ишек тартмаларын кыскартып булмый икән (әйтик, алар металлдан эшләнгән, ди) ламинат идән белән дивар яисә башка идән арасындагы җөйләр эластик масса белән тутырылырга һәм моңа яраклы төгәлләүче профильләр белән капланырга тиеш.

  • Торбаларны үлчәгез һәм идән тактасында аларны, компенсация аралыгын исәпкә алып, сызым белән билгеләп куегыз.
  • Торба тишекләре керәчәк урыннарны кисеп алыгыз, кискәндә, тишекнең диаметры торбадан 16 ммга булса да артыграк булырга тиеш икәнлеген истән чыгармагыз.
    instructions-27
  • Идән тактасының бер өлешен тишеккә 45° почмак ясап кисеп алыгыз.
    instructions-28
  • Киселгән өлешне башкаларына беркетеп ябыштырыгыз.
    instructions-29
  • Җиһазларның аякларына махсус киез беркетегез.
    instructions-S1
  • Авыр җиһазны күчергәндә, аны күтәреп күчерегез.
    instructions-S4
  • Диван һәм креслоларның роликлары йомшак типка карарга тиеш.
    instructions-S2
  • Идәнне артык юеш чүпрәк белән түгел, бераз гына юеш чүпрәк белән юарга күнегегез
    instructions-S5
    instructions-S6
  • Су түгелсә, аны шунда ук сөртеп алыгыз.
    instructions-S10
  • Абразив яисә башка шундый төр чистарткыч әйберләр кулланмагыз, алар идән тактасына зыян китерергә мөмкин.
  • Идәнне кырып шомартмагыз, аны балавыз яисә лак белән капламагыз.
    instructions-S11
  • Коры җыештыру ысулы хуплана – пылесосларны шикләнми куллана аласыз.
    instructions-S9
  • Юеш җыештыру өчен каралган (юа торган пылесослар) һәм пар чистарткычлар куллану тыела.
    instructions-S12
  • Идән такталарын каты балчыктан саклагыз, керә торган зонага пычракны сеңдерә торган келәмнәр җәеп куегыз.
    instructions-S3
  • Идән юа торган чистарткыч чаралар алкоголь яисә уксус нигезендә булырга тиеш. Шулай ук чистарту өчен бензин, лакны юып алу өчен сыекча, универсаль таплардан арындыргыч чара да куллана аласыз.
  • Элпә белән каплый торган чистарткычлар куллану катгый тыела. Болар – савыт-саба юа торган сыекчалар, сыек сабыннар һ.б.
    instructions-S7
    instructions-S8
  • Ламинат идәннәрнең шактый чыдам булуына карамастан, идәнегезгә зыян килсә, ул урыннарны махсус моның өчен каралган формовка пастасы белән ремонтый аласыз. Ә инде идән тактасы тоташ буе белән бозылса, аны махсус белгеч ремонтларга тиеш. Ихтыяҗ туган очракта үзегезнең тәэмин итүчегезгә мөрәҗәгать итегез.
  1. Әлеге гарантия җәю һәм куллану буенча күрсәтмәләрдә каралганча итеп җәелгән ламинат LA MOENA идән такталарына бирелә.
  2. Гарантия очрагы дип идән тактасындагы саклагыч катламның кырылуы, урыны-урыны белән яисә тулаем бозылуы, аның астындагы декоратив кәгазьнең зыян күрүе санала. Әлеге бозылган урын яхшы күренергә һәм 1 смдан артыграк өлешне алып торырга тиеш.
  3. Такталарны күчергән вакытта барлыкка килгән яисә аларга ни дә булса төшеп бәрелүдән хасил булган сизелер-сизелмәс яньчелү урыннары, кыршылулар гарантия очрагы буларак каралмый. Үткен, очлы предметлар бәрелүдән, сыдырудан барлыкка килгән бозылу урыннары да аңа керми.
  4. Гарантия шулай ук җиһазлар күчергәндә пәйда булган сыдырылулар белән пычрануны, яньчелүне дә күздә тотмый.
  5. Идән такталарын тиешлечә кулланмау, аварияләр нәтиҗәсе, булдырмый калу мөмкин түгел башка төрле типик түгел очраклар да гарантия очрагына кертелми.
  6. Гарантияне башка кемгә дә булса тапшырып булмый, ул бары тик сатып алучыга гына тәгаенләнгән.
  7. Идән тактасын җәю яисә аңа демонтаж ясау өчен каралган чыгымнар гарантиягә карамый.
  8. Җитештерүче гарантия очрагын тануны һәм аның буенча карар чыгаруны, үзенең вәкилләре белән беррәттән, я булмаса дистрибьютор вәкиленә объектны каратып, үз хокукында калдыра. Бу очракта беренче эш итеп идәннәрнең дөрес җәелүе һәм кулланылышы тикшерелә.

* Гарантия ламинат өслегенең кырылу очрагына үз эченә ала.